Хөрмәтле кунаклар! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шат.

Таныш булыйк, мин Исхакова Резеда. Сандугачлы, моңлы Сарман якларында туып үстем, белем алдым һәм бүгенге көндә дә үзебезнең Сарман районында урнашкан Җәлил эшчеләр бистәсендә хезмәт куям. Эш стажым 29 ел, квалификацион категориям - югары. Мин укучыларым белән бик теләп төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм конференцияләрдә катнашам, призлы урыннар яулыйбыз. Бу сайтымда мин сезгә үземнең эш тәҗрибәм белән таныштырырмын. Файдалы дип тапканнарын рәхәтләнеп үзегезнең эшчәнлегегездә кулланыгыз, ә кимчелекләре булса, миңа язып җибәрегез. Сезнең киңәшләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне көтеп калам.

Татар китаплары

Якташыбыз иҗаты